ҺАВА ТОРЫШЫ -18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
IV Төрки яшьләр фестивале делегатлары актерлык серләренә төшенде
Туган тел көне Әтнәнең Бәрәскә авылында - театр бәйрәменә, авыл бәйрәменә әйләнде
Татарстан “Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясенә кушылды
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2017 елда 69 китап әзерләп чыгарылган
22 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Хәвеф-хәтәр

Татарстанның Питрәч районында коткаручылар 22 яшьлек егетне эзли

14 февраль 2018, 10:54 , Фото: Рамиль Гали

Татарстанның Питрәч районында коткаручылар 22 яшьлек егетне эзли   Егетнең курткасы һәм телефоны Мишә елгасы күперендә табылган.

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”). Коткаручылар Татарстанның Питрәч районында 22 яшьлек егетне эзли. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Егетнең югалуы турындагы хәбәр 112 экстрен хезмәте номерына 10 февральдә алынган. 33 яшьлек ир-ат аның курткасын һәм телефонын Мишә елгасы күперендә тапкан. Әйберләрнең 22 яшьлек егетнеке булуы ачыкланган.

Урынга 2нче зона коткару отряды чыккан. Егетне кардан йөрүче “Ямаха” транспорты белән дә эзлиләр. Дүрт чакрымлап ара күздән кичерелгән, әмма нәтиҗә юк әле.

Эзләнү эшләренә водолазлар отряды да тартылган. Алар 400 квадрат метрда Мишә елгасы төбен тикшергән, әмма егет табылмаган.

Эзләү эшләре дәвам итә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр