ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Бүген Әлмәт театрының Казан гастрольләре башлана
Чит ил студентларын Казанга «Дөнья энҗесе» конкурсында катнашырга чакыралар
Россиялеләр чаңгы эстафетасында көмеш медаль яулады
Александр Сладковский татар классик музыкасын ни өчен Европага алып чыкмавын аңлатты
Бакуда татар теле олимпиадасының төбәк туры Халыкара туган телләр көненә билгеләнгән

Җәмгыять

Бүген Халыкара китап бүләк итү көне билгеләп үтелә

14 февраль 2018, 07:22 , Фото: Михаил Захаров

Бүген Халыкара китап бүләк итү көне билгеләп үтелә Укырга яратып та, теге яки бу сәбәпләр аркасында үзләре сатып ала алмаган балаларга китап бүләк итү бүген аеруча хуплана.

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ"). 14 февральдә күпләр Бөтендөнья гашыйклар көнен бәйрәм итә.  Әмма бүген тагын бер игелекле бәйрәм - Халыкара китап бүләк итү көне. Бу хакта Истәлекле көннәр календаре -  Calend.ru хәбәр итә.

2012 елдан башлап даими рәвештә 14 февральдә Халыкара китап бүләк итү көне (International Book Giving Day) билгеләп үтелә. Әлеге көн балаларга китап бүләк итүчеләрне, нәниләрдә укуга мәхәббәт тәрбияләүчеләрне берләштерә.

Китап бүләк итү көне - дөнья күләмендә мөһим көн. Халыкара исеме белән йөртелүе моңа гына бәйле түгел, аны халык уйлап чыгарган. Дөресрәге - халык вәкиле - америкалы Эмми Бродмур. Без аны АКШта балалар китабының тәүге сайтын ачучы буларак ишетеп беләбез.

Укырга яратып та, теге яки бу сәбәпләр аркасында үзләре сатып ала алмаган балаларга китап бүләк итү бүген аеруча хуплана.

Яхшы китаплар әле яратып укыла, һәм бәйрәм халыкара күләмдә уздырыла, диелә сайт хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр