ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда Криштиану Роналду автографы белән футболканы 100 мең сумга саталар
Рөстәм Миңнеханов Россия яшьләренә лидерлык дәресе үткәрде
Халыкның ягулык сатып алырга акчасы юк – Алмаз Гайнетдинов
Инновацияләр белән чынлап торып кызыксыну юк диде А.Фурсенко Казандагы чыгышында
Россиядә метрода инвалидлар, өлкәннәр һәм көмәнле хатыннарга урын бирү мәҗбүри булачак

Җәмгыять

Чүпрәле техникум студентлары республика конкурсы финалына чыкты

14 февраль 2018, 04:00 , Фото: chuprale-online.ru

Чүпрәле техникум студентлары республика конкурсы финалына чыкты Сәхнәгә Татарстан Республикасы көллиятләренең һәм техникумнарының иң яхшы студентларын чакырып бүләкләделәр.

 (Чүпрәле, 14 февраль, "Татар-информ", "Туган як"). Шушы көннәрдә генә Әлмәт шәһәренең "Нефтьче" мәдәният йортында һөнәри белем бирү "Ел казанышы – 2017" оешмалары студентларының үзидарә органнары арасында республика конкурсы үткәрелде, дип яза җирле басма.

Сәхнәгә Татарстан Республикасы көллиятләренең һәм техникумнарының иң яхшы студентларын чакырып бүләкләделәр. Алар арасында Чүпрәле районының тармаклы технологияләр техникумы студентлары Салават Юсупов ("Иҗади шәхес" номинациясе) һәм Петр Ярмушов ("Форпост" студент отряды номинациясе) бар иде. Билгеләнгән шартларда каралганча, читтән торып беренче этапта конкурсантлар 2017 елда үз номинацияләре буенча ирешелгән уңышлар турында материалларны тәкъдим иттеләр. Студентлар конкурсның финал этабына лаеклы үттеләр һәм Дипломнар белән бүләкләнделәр, - ди тармаклы технологияләр техникумы директорының укыту һәм тәрбия буенча урынбасары Валерий Лухманов. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10