ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанда беренче тапкыр татарча тифлокомментарийлы спектакль күрсәтелде
Арчада ат ярышы узды
Төркия Президенты аңа һөҗүм әзерләнү турындагы хәбәргә фикерен белдерде
Казан марафоны-2018 җиңүчеләре билгеле булды
Ютазы укучылары “Татарстанның чиста урманнары” акциясендә чишмә яннарын чистартты

Икътисад

Татарстан Президенты “Ак Барс” судно төзелеше корпорациясе булдыруны хуплады

13 февраль 2018, 18:05 , Фото: president.tatarstan.ru

Татарстан Президенты “Ак Барс” судно төзелеше корпорациясе булдыруны хуплады    Рөстәм Миңнеханов судно төзелешенең гражданлык юнәлешендә үсүенең мөһимлеген билгеләп үтте.

(Яшел Үзән, 13 февраль, “Татар-информ”, Егор Никитин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ак Барс” судно төзелеше корпорациясе булдыру идеясен хуплады. Республика лидеры әлеге карарны Яшел Үзән судно төзелеше заводы генераль директоры Ренат Мистахов белән үткән киңәшмә нәтиҗәләреннән соң кабул итте.

Мистахов республика лидерына төп стратегик бурычның гражданлык юнәлешендәге судно төзелеше өлешен 30 процентка кадәр җиткерү икәнлеген җиткерде. Бүгенге көндә ул моның бары өчтән берен генә тәшкил итә, дип таныды судно төзүче.

“Без берләшмәнең мөмкинлекләрен һәм бердәм корпорация булдыруны анализлыйбыз. Без бу эшне дүрт юнәлештә: проектлаштыруда, судно төзелешендә, комплектлар җитештерүдә, судно ремонтлау һәм сервис булдыруда күрәбез”, - дип билгеләп үтте Ренат Мистахов.

Рабочая поездка в Зеленодольский муниципальный район

Ул корпорация төзелешенең этаплап барачагын өстәде.

“Без 2025 елга кадәр өч тапкыр үсеш кичерәчәк һәм еллык әйләнеше 100 млрд сумнан да ким булмаган компания төзү бурычларын куябыз. “Ак Барс” судно төзелеше корпорациясе булдыруны килештерүегезне сорыйм”, - дип йомгаклады Яшел Үзән судно төзелеше заводы генераль директоры.

Татарстан Президенты Мистахов тәкъдиме белән килеште. “Стратегик яктан бу бик дөрес”, — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Әмма яңа корпорация янәшәсендә партнерлар булырга тиеш. Вакыты белән торба һәм башка икенчел җитештерүне аутсорсингка чыгарырга кирәк булачак, дип билгеләп үтте республика лидеры. Корпорация үзе исә соңгы продукцияне җыю белән шөгыльләнәчәк.

Рабочая поездка в Зеленодольский муниципальный район

Республика Президенты судно төзелешенең гражданлык юнәлешендә үсүенең мөһимлеген билгеләп үтте.

“Безгә гражданлык юнәлешендә үсәргә — яхта, катерлар төзергә кирәк. Экспорт потенциалын Россия базарын гына күздә тотып үстермәскә иде.

Республикада, бәлкем, яхта клублары һәм башка шундый нәрсәләр булдыру кирәктер. Һәм, иң мөһиме — продукция бәясе буенча сатып алырлык булырга тиеш”, - диде ул.

“Минем уйлавымча, төп структура булдыру стратегик яктан дөрес. Акча әйләнеше дә 100 млрд, аннан да артык булырга мөмкин”, - дип йомгаклады республика лидеры.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10