ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Әлмәттә ике җиңел машина һәм “ГАЗель” йөк машинасы бәрелешкән
"Бигеш" аэропортыннан Санкт-Петербургка 499 сумга барып була
Әлмәт театры Казан гастрольләрен реалити-шоулы спектакль белән япты
Тимур Нагуманов икътисади җинаятьләрдә гаепләнүче эшмәкәрләрне сак астында тотуга каршы
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Халыкара туган тел көне белән котлады

Татар дөньясы

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Чиләбедә

13 февраль 2018, 15:58 , Фото: tatar-congress.org

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Чиләбедә Татарстан кунакларын бүген Муса Җәлил исемендәге мәктәптә укучылар белән очрашу көтә.

(Казан, 13 февраль, "Татар-информ"). Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясен Чиләбе шәһәренең “Баландино” аэропортында каршы алдылар. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан кунакларын бүген шәһәрнең М.Җәлил исемендәге 81нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбендә укучылар белән очрашу көтә.

Шулай ук, татар теле буенча ачык дәресдә булу һәм мәктәп музее белән танышу мөмкинлеге каралган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр