ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Әлмәттә ике җиңел машина һәм “ГАЗель” йөк машинасы бәрелешкән
"Бигеш" аэропортыннан Санкт-Петербургка 499 сумга барып була
Әлмәт театры Казан гастрольләрен реалити-шоулы спектакль белән япты
Тимур Нагуманов икътисади җинаятьләрдә гаепләнүче эшмәкәрләрне сак астында тотуга каршы
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Халыкара туган тел көне белән котлады

Авыл

Татарстанда гаилә фермалары арта

13 февраль 2018, 15:50 , Фото: архив/Николай Александров

Татарстанда гаилә фермалары арта Хәзерге вакытта республикада 1205 гаилә фермасы исәпләнә.

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда гаилә фермалары арта. “Гаилә фермаларын үстерү” һәм “Башлангыч фермерларга ярдәм” программалары нәтиҗәсендә, республикада 1205 гаилә фермасы төзелгән. Бу хакта авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

“Фермерларга ярдәм күрсәтә торган бу программалар 6 ел эшләп килә. Шул вакыт аралыгында 821 крестьян-фермер хуҗалыгы 1,6 млрд сумлык грант отты. 2017 елда гына да 121 КФХ 375 млн сумлык акчалата ярдәмгә ия булды”,– диде министр.

Әлеге программалар нәтиҗәсендә, республикада 1205 гаилә фермасы төзелгән. 104е төзелү стадиясендә. Гаилә фермалары карамагында 200 мең гектар җир бар. Аларда 3 мең кеше хезмәт куя.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр