ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Россиялеләр чаңгы эстафетасында көмеш медаль яулады
Александр Сладковский татар классик музыкасын ни өчен Европага алып чыкмавын аңлатты
Бакуда татар теле олимпиадасының төбәк туры Халыкара туган телләр көненә билгеләнгән
“Мирас” татар музыкасы фестивале архивларда онытылган ноталарны дөньяга чыгара
#атнабай флешмобына Зәйнәб Фәрхетдинова кушылды

Җәмгыять

Казанда Черек күл янә хәйрия мәйданчыгына әвереләчәк

13 февраль 2018, 13:48 , Фото: Ильнар Тухбатов

Казанда Черек күл янә хәйрия мәйданчыгына әвереләчәк Спорт инвентарен алып торудан һәм кафедан кергән табыш мохтаҗларга җыеп тапшырылачак.

(Казан, 13 февраль, "Татар-информ"). 16 февральдә, җомга көнне, Казанда Черек күл паркы территориясендә янә хәйрия акциясе үткәреләчәк. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунаклар бары шугалакка килеп кенә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фондында тәрбияләнүчеләр өчен ярдәмнәрен күрсәтә алачак. Спорт инвентарен алып торудан һәм кафедан кергән табыш мохтаҗларга җыеп тапшырылачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

“Добрая Казань” проекты кысаларында уза торган әлеге акция шәһәр үсешенең 12 өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора һәм ул хәйриячелек культурасын формалаштыруга юнәлдерелгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр