ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Бүген Әлмәт театрының Казан гастрольләре башлана
Чит ил студентларын Казанга «Дөнья энҗесе» конкурсында катнашырга чакыралар
Россиялеләр чаңгы эстафетасында көмеш медаль яулады
Александр Сладковский татар классик музыкасын ни өчен Европага алып чыкмавын аңлатты
Бакуда татар теле олимпиадасының төбәк туры Халыкара туган телләр көненә билгеләнгән

Сәясәт, Рәсми Татарстан

Р.Миңнеханов Төркиянең Казандагы яңа генконсулын әлеге вазифага билгеләнүе белән котлады

13 февраль 2018, 11:24 , Фото: tatarstan.ru

Р.Миңнеханов Төркиянең Казандагы яңа генконсулын әлеге вазифага билгеләнүе белән котлады Президент Татарстан белән Төркия арасында дустанә мөнәсәбәтләр саклануы һәм ныгуына ышануын белдерде.

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Казандагы яңа генераль консулы Әхмәт Садык Доган белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Хөкүмәт Йортындагы эш кабинетында узды.

Рөстәм Миңнеханов Әхмәт Садык Доганны әлеге вазифага билгеләнүе белән котлады, һәм Татарстан белән Төркия арасында дустанә мөнәсәбәтләр саклануы һәм ныгуына ышануын белдерде.

"Төркия Республикасы җитәкчелеге хезмәттәшлек мәсьәләләренә аеруча игьтибар итә. Төркиянең Казандагы генконсуллары буларак бик лаеклы һәм актив дипломатлар билгеләнә", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Искәртик, элеккеге генконсул Турхан Дилмач быел эшен тәмамлады. Казанда ул өч ел дәвамында хезмәт итте.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр