ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Бүген Әлмәт театрының Казан гастрольләре башлана
Чит ил студентларын Казанга «Дөнья энҗесе» конкурсында катнашырга чакыралар
Россиялеләр чаңгы эстафетасында көмеш медаль яулады
Александр Сладковский татар классик музыкасын ни өчен Европага алып чыкмавын аңлатты
Бакуда татар теле олимпиадасының төбәк туры Халыкара туган телләр көненә билгеләнгән

Хәвеф-хәтәр

Казанда полиция 81 яшьлек әбине талаган ир-атны эзли

13 февраль 2018, 11:53

Казанда полиция 81 яшьлек әбине талаган ир-атны эзли «Биектау» станциясендә ике ир-ат пенсионер карчыкның сумкасын талап алган.

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). «Биектау» тимер юл станциясендә ике ир-ат 81 яшьлек карчыкның сумкасын талап алган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча транспортта линия идарәсе матбугат хезмәте.

Узган елның 27 декабрендә ике ир-ат көн уртасында пенсионер әбинең кулыннан акча һәм азык-төлек салынган сумкасын тартып ала. Зыянның гомуми күләме дүрт мең сумнан артып китә.

Әлеге факт буенча «Талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.

Бу җинаятьне 31 яшьлек ир-ат кылган дип фаразлыйлар.

Әгәр сез дә әлеге кешенең гамәлләреннән зыян күргәнсез икән, (843) 2 922 772; 2 940 394 телефоннары буенча шалтыратуыгыз сорала. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр