ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Россиялеләр чаңгы эстафетасында көмеш медаль яулады
Александр Сладковский татар классик музыкасын ни өчен Европага алып чыкмавын аңлатты
Бакуда татар теле олимпиадасының төбәк туры Халыкара туган телләр көненә билгеләнгән
“Мирас” татар музыкасы фестивале архивларда онытылган ноталарны дөньяга чыгара
#атнабай флешмобына Зәйнәб Фәрхетдинова кушылды

Рәсми Татарстан

Р.Миңнеханов Ан-148 һәлакәткә юлыгу уңаеннан Оренбург губернаторына телеграмма юллады

13 февраль 2018, 09:38

Р.Миңнеханов Ан-148 һәлакәткә юлыгу уңаеннан Оренбург губернаторына телеграмма юллады Татарстан Президенты татарстанлылар исеменнән һәлак булучыларның гаиләләре һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»).Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ан-148 очкычының һәлакәткә юлыгуы уңаеннан Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Бергка кайгы уртаклашу телеграммасы юллады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Орскига юл тоткан Ан-148 очкычының һәлакәткә юлыгуы уңаеннан кайгы уртаклашу сүзләре җиткерәм. Татарстанлылар барлык пассажирлар һәм экипаж әгъзаларының үлеме турындагы хәбәрне йөрәкләренә якын кабул итте. Һәлак булучыларның гаиләләре һәм якыннары белән бергәләп кайгырабыз, бу хәсрәтле көннәрдә аларга көчле һәм нык булуларын телибез», - диелә Татарстан лидерының телеграммасында.

Мәскәүдә Орскига юл тоткан Ан-148 очкычы Мәскәү өлкәсендә һәлакәткә юлыкты. Салондагы 65 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасының барысы да һәлак булды. Алар арасында Казан кешесе дә бар.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр