ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Быел Сәләт аланы һәм форумнарында 20 мең кеше катнашачак
Быел Биләрдә алты Сәләт Форумы узачак
Төнлә Казанда +3 градус булачак
Даниянең иммиграция министры мөселманнарга Рамазан аенда ял алырга тәкъдим итә
21 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Спорт

Казанда майда футбол буенча Дөнья чемпионаты тест матчы узачак

12 февраль 2018, 19:20 , Фото: Салават Камалетдинов

Казанда майда футбол буенча Дөнья чемпионаты тест матчы узачак Төбәк оештыру комитеты “Рубин” командасы матчларының берсендә барлык система һәм хезмәтләрнең эшен тикшерәчәк.

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Казанда май аенда футбол буенча Дөнья чемпионаты тест матчы уза. Ул Россия футбол премьер-лигасының “Рубин” катнашындагы уены булачак. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов җиткерде.

Казан клубының бу матчтагы көндәше әлегә билгесез.

“Май аенда дөнья чемпионаты буенча тест матчы уздырырга планлаштырдык. Ул Россия футбол премьер-лигасының “Рубин” катнашындагы уены булачак. Конфедерацияләр Кубогы аналогиясе буенча, әлеге матчны уздырганда без Fan-ID системаларын һәм башка хезмәтләрне дә эшләтәбез. Пәнҗешәмбе (15 февральдә –Т-и иск.) бу уңайдан зур киңәшмә була. Шул вакытта вакытын һәм көндәш команданы ачыклаячакбыз”, - дип белдерде министр.

Россиядә Футбол буенча дөнья чемпионаты 14 июньнән 15 июльгә кадәр узачак. Казан алты турнир матчын кабул итә: "Kazan-Arena" стадионында Франция – Австралия, Испания – Иран, Польша – Колумбия һәм Германия – Көньяк Корея төркем этабы матчлары узачак. Шулай ук Татарстан башкаласында финалның сигездән бере һәм финалның дүрттән бере матчлары узачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10