ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Азнакайның Уразай авылында Ватан сакчылары көнен "Аҗаган" белән каршыладылар
Әтнәдән “Яшьлек” театр төркеме “Иделкәем” ярымфиналы җиңүчесе булды
18 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Алабугада яшәүчеләр Май чабу бәйрәмендә күңел ачты
Рөстәм Миңнеханов Пхёнчхандагы Олимпиадада уңышка өлеш кертүчеләрне котлады

Дин

Татарстан мөфтие, самолет һәлакәткә очрау сәбәпле, кайгы уртаклашты

12 февраль 2018, 10:21

Татарстан мөфтие, самолет һәлакәткә очрау сәбәпле, кайгы уртаклашты Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәү янында АН-148 авиалайнеры һәлакәткә очрау сәбәпле кайгы уртаклашты.

(Казан, 11 февраль, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәү янында АН-148 авиалайнеры һәлакәткә очрау сәбәпле кайгы уртаклаша. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Илебездә зур кайгы - 71 кешенең гомерен өзеп, самолет һәлакәткә дучар була. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән коточкыч фаҗигада туганнарын, якыннарын югалтканнарның тирән кайгысын уртаклашам. Йөрәкләргә үткән авыр хисләрне җиңү өчен сабыр һәм нык булу мөһим. Раббыбыз аларга көч һәм түземлек бирсен. Һәммәбезне Аллаһы Тәгалә яратты һәм һәрберебез аңар кайтачак". 

"Татар-информ" Мәскәү янында Һәлакәткә юлыккан самолетта Казан кешесе дә булган, дип хәбәр итте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр