ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Азнакайның Уразай авылында Ватан сакчылары көнен "Аҗаган" белән каршыладылар
Әтнәдән “Яшьлек” театр төркеме “Иделкәем” ярымфиналы җиңүчесе булды
18 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Алабугада яшәүчеләр Май чабу бәйрәмендә күңел ачты
Рөстәм Миңнеханов Пхёнчхандагы Олимпиадада уңышка өлеш кертүчеләрне котлады

Рәсми Татарстан, Җәмгыять

Былтыр Казанда туучылар саны якынча 11 процентка кимегән

12 февраль 2018, 11:27 , Фото: архив/Султан Исхаков

Былтыр Казанда туучылар саны якынча 11 процентка кимегән Узган елда Татарстан башкаласында 21,9 меңгә якын бала туган.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). 2017 елда Казанда туучылар саны 2016 ел белән чагыштырганда 10,9 процентка кимегән. Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Римма Миңнуллина Казан шәһәре Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Узган елда шәһәрдә 21,9 меңгә якын бала туган. Туучылар санының кимүе 90нчы елларда илдә дөньяга аваз салган сабыйлар исәбе кискен азаю белән бәйле. Ул елларда туган балалар – бүгенге әти-әниләр», - ди Римма Миңнуллина.

Әйтик, туучыларның 45 проценты - гаиләдә беренче бала, 55 проценты икенче, өченче һәм аннан соң туган сабыйлар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр