ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Азнакайның Уразай авылында Ватан сакчылары көнен "Аҗаган" белән каршыладылар
Әтнәдән “Яшьлек” театр төркеме “Иделкәем” ярымфиналы җиңүчесе булды
18 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Алабугада яшәүчеләр Май чабу бәйрәмендә күңел ачты
Рөстәм Миңнеханов Пхёнчхандагы Олимпиадада уңышка өлеш кертүчеләрне котлады

Мәдәният

Элвин Грей «Нурлы Казаным» фестивалендә чыгыш ясаячак

12 февраль 2018, 09:55 , Фото: архив/Рамиль Гали

Элвин Грей «Нурлы Казаным» фестивалендә чыгыш ясаячак Элвин Грейдан тыш, концертта Татарстанның атказанган артистлары Габделфәт Сафин, Рәсим Низамов, Илсаф, Айдар Галимов катнаша.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Элвин Грей Татарстан башкаласына багышланган «Нурлы Казаным» зур концерт-фестивалендә чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә фестивальнең оештыру комитеты.

Фестиваль 21 октябрьдә узачак. Концертта Татарстанның атказанган артистлары Габделфәт Сафин, Рәсим Низамов, Илсаф, Айдар Галимов, шулай ук Азат Абитов, Ландыш Нигъмәтҗанова һ.б. талантлы җырчылар катнаша.

Фестивальне шагыйрәләр һәм җыр авторлары Гөлнур Галимова белән Гөлнара Гайнетдинова оештыра. Зур сәхнәдә Казанга багышланган җырлар («Шәһри Казан гимны», «Казаным», «Казан кичләре» һ.б.) яңгыраячак.

Концерт программасында Гөлнур Галимова сүзләренә автор-композитор Ирек Габдрахманов көй язган җырларны ишетергә мөмкин булачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр