ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Эльмира Кәлимуллина Дөнья чемпионатында үз репертуарыннан татарча җырлар башкарачак
Зәйдә 178 унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады
Чемпионат вакытында Казан илчеләрне, Россия йолдызларын кабул итәчәк
Казанда «Дөнья энҗесе-2018» матурлык бәйгесенең финалы узачак
Казан мэры Илсур Метшин биш мең укучыга “соңгы кыңгырау” чыңлатты

Фән һәм мәгариф

Ютазы районы Бәйрәкә авылы балалар бакчасында ремонт эшләре башланды

12 февраль 2018, 06:00 , Фото: yutazy.ru/tt/

Ютазы районы Бәйрәкә авылы балалар бакчасында ремонт эшләре башланды Балалар бакчасы җәй башында үз нәниләрен кабаттан кабул итәр дип фаразлана.

(Ютазы, 12 февраль, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Ютазы районы Бәйрәкә авылы балалар бакчасында ремонт эшләре башланды. 1968 елда ук файдалануга тапшырылган балалар бакчасында моңа кадәр өлешчә яисә косметик ремонт белән генә чикләнелгән. Быел, ниһаять, республика программасы буенча ул капиталь ремонтка ябылды, дип яза җирле басма.

Биредә берьюлы берничә бригада эшли: берсе - фасадны ясый, икенчесе – стеналарны тигезли, өченчесе – электр линиясен алмаштыра, канализация ясала... Бакча мөдире Гөлназ Фәхриева әйтүенә караганда, ут үткәргечләрне сузганда, электрчылар хәтта розетка таләп иткән урыннарны да аның белән килештергәннәр.

Ремонт эшләре сметасына ярашлы, мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесендә идән һәм түшәмнәр ясалачак, ишек һәм тәрәзәләр алмаштырылачак, чарлактан түшәм җылытылачак. Инфраструктура уңайлыклара да өр-яңадан ясалып, уңайлы раковиналар, унитазлар урнаштырылып, матур төскә кергән балалар бакчасы җәй башында үз нәниләрен кабаттан кабул итәр дип фаразлана. Ә бүген алар өчен авыл мәктәбендә мәйданчык бүлеп бирелгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10