ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Азнакайның Уразай авылында Ватан сакчылары көнен "Аҗаган" белән каршыладылар
Әтнәдән “Яшьлек” театр төркеме “Иделкәем” ярымфиналы җиңүчесе булды
18 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Алабугада яшәүчеләр Май чабу бәйрәмендә күңел ачты
Рөстәм Миңнеханов Пхёнчхандагы Олимпиадада уңышка өлеш кертүчеләрне котлады

Спорт

Әтнәдә хоккей лигасы уеннарына нәтиҗә ясалды

11 февраль 2018, 20:00 , Фото: atnya-rt.ru/

Әтнәдә хоккей лигасы уеннарына нәтиҗә ясалды Бәйгенең җиңүчесе булып, Яңа Шашы авылы командасы калды.

(Әтнә, 11 февраль, "Татар-информ", “Әтнә таңы”). Бүген әлегә кадәр барган Әтнә хоккей лигасының уеннарына нәтиҗә ясалды. Шунлыктан һәр команданың уены бүген аеруча оешканлыгы, бер-берләрен аңлап уйнаулары белән аерылып торды һәм җанатарлар күңелен җәлеп итте, дип яза район газетасы.

- Лига барышында барлыгы 20 уен уйналды, бар команда әзерлек белән катнашты, активлыгы белән аерылып торды. Ярышларда Гәрәев Фаил, Сираҗиев Камил, Гайфуллин Зөфәр, Диас Мөхәммәтҗанов судьялык итте. Хоккейчыларның елдан-ел оста уен күрсәтүләренә күңел сөенә. Авыллардагы хоккей мәйданчыкларын чистартып карап торган кешеләргә исә аерым рәхмәт әйтәсем килә...- дип бәяләп, үзенең фикерләре белән уртаклашты Яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рамил Шәйхиев.
Кубок тапшырганда да катнашкан һәр командага рәхмәтен җиткерде ул.

Бәйгенең җиңүчесе булып, Яңа Шашы авылы командасы калды.

2 урында - Бәрәскә командасы, 3 урында - Күәм командасы, 4 урында - Әтнә командасы, 5 урында - Олы Мәңгәр командасы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр