ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Азнакайның Уразай авылында Ватан сакчылары көнен "Аҗаган" белән каршыладылар
Әтнәдән “Яшьлек” театр төркеме “Иделкәем” ярымфиналы җиңүчесе булды
18 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Алабугада яшәүчеләр Май чабу бәйрәмендә күңел ачты
Рөстәм Миңнеханов Пхёнчхандагы Олимпиадада уңышка өлеш кертүчеләрне котлады

Дин

Буа мөхтәсибәтендә “Кошларга ярдәм ит” чарасы узды

11 февраль 2018, 13:37 , Фото: dumrt.ru

Буа мөхтәсибәтендә “Кошларга ярдәм ит” чарасы узды Кошлар ашханәсе Буа мәчетләре, балалар бакчалары территориясенә элеп куелачак.

(Казан, 11 февраль, "Татар-информ"). Буа мөхтәсибәтендә “Кошларга ярдәм ит!” дип исемләнгән акция төгәлләнде. Гыйнвар аенда Буа мөхтәсибәте яшьләр бүлеге белән берлектә “Җимлекне үзең яса!” дигән конкурс игълан иткән иде. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бар халык бердәм булып, бик теләп катнашкан. 8 февраль көнне Буа мәдрәсәсе бинасында бәйгегә нәтиҗә ясалган.

"Имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов җимлек ясап килгән кунакларга канатлы дусларыбызны салкын кышларда ашату никадәр әһәмиятле булуы турында җиткерде. Яшьләр бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Сафиуллин мөселман кардәшләребезгә үзенең рәхмәтен белдерде. Барлык җимлекләр дә үзенчәлекле итеп, бик матур итеп ясалган", диелә әлеге хәбәрдә.

Җиңүчеләр:

Беренче урын -  Камилә Исхакова, "Әкият" балалар бакчасында тәрбияләнүче. Җитәкчесе – Г.А.Галимова 

Икенче урын  - Зилә Салихова, 2 номерлы лицей-мәктәп укучысы.

Өченче урын -  Ильяс Сафиуллин, М.Вахитов исемендәге гимназия укучысы. Җитәкчесе - М.С.Сафиуллин.

Урын алучылар Буа мөхтәсибәтеннән истәлекле бүләкләр һәм мактаулы кәгазьләре белән бүләкләнгән.

Кошлар ашханәсе Буа мәчетләре, балалар бакчалары территориясенә элеп куелачак. Мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов әлеге акциягә кушылган барча буалыларга, яшьләр бүлеге җитәкчесе Илнур Сафиуллинга олы рәхмәтен белдерде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр