ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Теләче мәктәпләрендә чыгарылыш тантаналары узды
Эльмира Кәлимуллина Дөнья чемпионатында үз репертуарыннан татарча җырлар башкарачак
Ф.Мөхәммәтшин Иҗтимагый палатага социаль юнәлешле оешмалар белән эшне көчәйтергә кушты
Зәйдә 178 унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады
Чемпионат вакытында Казан илчеләрне, Россия йолдызларын кабул итәчәк

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда таудан чана шуганнан соң, ире белән баласы хастаханәдә ята, әниләре үлгән

11 февраль 2018, 11:51 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Татарстанда таудан чана шуганнан соң, ире белән баласы хастаханәдә ята, әниләре үлгән   Таудан шуганда, чана астына зур таш эләккән. Гаиләдәгеләр барысы да нык имгәнгән һәм аларны хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”). Буа районында гаилә таудан чана шуганда бәрелеп, нык имгәнгән. Бу турыда Тәтеш районы газетасы язган.

“Татар-информ”га билгеле булганча, фаҗига 2 февральдә Буа районының Черки-Бибкәй авылында килеп чыккан. Яшь гаилә Буадан авылга ял итәргә кайткан. Көндез алар таудан чана шуарга киткән.

Таудан шуганда, чана астына зур таш эләккән. Гаиләдәгеләр барысы да нык имгәнгән һәм хастаханәгә озатылган.

Җиде яшьлек кызны табиблар тикшергәннән соң, Казан хастаханәсенә озатканнар. Анда аңа операция ясаганнар. Ир-ат хирургия бүлегендә дәвалана.

Яшь хатын-кыз җитди җәрәхәтләр алган. Ул берничә көн реанимациядә яткан. Табиблар атнадан артык яшь ана гомере өчен көрәшкән. Туганнары социаль челтәрләрдә хәбәр итүенчә, аны коткарып кала алмаганнар. Кичә хатын үлгән. Ире белән җиде яшьлек кызы әле һаман хастаханәдә дәвалана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10