ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Эльмира Кәлимуллина Дөнья чемпионатында үз репертуарыннан татарча җырлар башкарачак
Ф.Мөхәммәтшин Иҗтимагый палатага социаль юнәлешле оешмалар белән эшне көчәйтергә кушты
Зәйдә 178 унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады
Чемпионат вакытында Казан илчеләрне, Россия йолдызларын кабул итәчәк
Казанда «Дөнья энҗесе-2018» матурлык бәйгесенең финалы узачак

Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә янгын чыккан йорттан 26 кешене коткарганнар

11 февраль 2018, 09:34 , Фото: соцсети

Әлмәттә янгын чыккан йорттан 26 кешене коткарганнар     Янгынны сүндергәндә, идәндә ятучы 58 яшьлек хуҗабикәгә тап булганнар.

(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”). Әлмәттә янгын сүндерүчеләр яна торган йорттан 26 кешене коткарган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Тельман урамындагы биш катлы 28а йорттагы фатирларның берсендә төтен чыгу турындагы хәбәр Әлмәт районының 112 экстрен хезмәте номерына кичә иртән алынган. Урынга 65нче янгын-сүндерү часте һәм 15нче янгын-коткару отряды чыккан. Күршеләре сүзе буенча, фатирда кеше калырга мөмкин булган. Тышкы ишек ачык, фатир төтен белән тулган.

Янгынны сүндергәндә, идәндә ятучы 58 яшьлек хуҗабикәгә тап булганнар. Аны саф һавага чыгарып, медикларга тапшырганнар. Коткаручыларның икенче бүлеге фатирлар буйлап йөреп, йорттагы 25 кешене эвакуацияләгән.

Нәтиҗәдә, хуҗа хатынның тын юллары һәм куллары пешкән, ул хастаханәгә озатылган. Фатирның зал өлеше ике квадрат метр мәйданда янган.

Ачыкланганча, янгынның беренчел сәбәбе – электр җиһазларын дөрес урнаштырмау һәм дөрес кулланмау.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10