ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан китап нәшрияты китапларын “Кызыл мәйдан-2018” фестивалендә тәкъдим итәләр
Татарстанның кайбер хуҗалыкларында язгы чәчүне төгәлләделәр
Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында митинглар үткәрүне чикләячәкләр
23 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлады

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин район башлыкларын министрлыкка күчерүнең сәбәпләрен аңлатты

10 февраль 2018, 16:11 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Фәрит Мөхәммәтшин район башлыкларын министрлыкка күчерүнең сәбәпләрен аңлатты Кандидатураларны эшлекле кешеләр арасыннан республика Президенты сайлап ала, дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе.

(Чүпрәле районы, 10 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Татарстанның Чүпрәле районы Советының 24 нче утырышы тәмамлангач, республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин муниципалитет башлыкларын министр вазифасына күчерү вазгыятенә аңлатма бирде.

“Район башлыкларының Татарстан Хөкүмәтенә эшкә күчүе табигый хәл. Озак вакыт, биш яки аннан да күбрәк ел җитәкче район башлыгы вазифасында чыныгып, республика шәһәрләрендә зур тәҗрибә туплый. Шулай итеп, Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров урман хуҗалыгы министры, ә Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков экология һәм табигый ресурслар министры булды”, - диде республика парламенты җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Татарстан Президенты кандидатураларны эшлекле кешеләр арасыннан сайлап ала.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10