ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәүдә башкорт телен яклап концерт куйганнар
Татарстан спортчылары Австриядә стендта ату буенча көмеш медаль яулады
Казанда һәм Питрәчтә җир урлаган өчен биш кешене хөкем итәләр
РФ Республикалары туган телне ихтыяри өйрәнү буенча ТР Дәүләт Советы мөрәҗәгатен хуплады
Теләче районы өч көннән язгы чәчү эшләрен төгәлләргә ниятли

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда биш яшьлек кызны өченче каттан ташлаганнар

9 февраль 2018, 05:00 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Чаллыда биш яшьлек кызны өченче каттан ташлаганнар Баланы йорт янында өелгән кар көртләре коткарган.

(Казан, 9 февраль, "Татар-информ"). Чаллыда биш яшьлек кызны өченче каттан ташлаганнар. Бу хәл төнлә булган, дип яза Буа районының "Байрак" газетасы.

Күршеләр әйтүенчә, кызның әбисе “яшь ире” белән еш кына спиртлы эчемлекле мәҗлесләр оештыралар. Алар, ризасызлык белдереп, ишек шакыса, ачмыйлар. Җәй көне оныгы әбисендә еш кунакта була. Бу юлы да әнисе аны әлеге вакыйга буласы көнгә каршы китерә. Кызчыкны әбисе, аның белән яшәүче ир-ат һәм карт әбисе карарга тиеш булалар. Шул төнне күршеләр йорт каршында карда яткан кызны күреп алалар.

Тикшерү баланы әбисе белән яшәүче ир-ат тәрәзәдән ташлаган, дип фаразлый, ул бу хакта күрсәтмәләр дә бирә башлаган.

Иә мөһиме – бала исән калган. Аны йорт янында өелгән кар көртләре коткарган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10