ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Азнакайның Уразай авылында Ватан сакчылары көнен "Аҗаган" белән каршыладылар
Әтнәдән “Яшьлек” театр төркеме “Иделкәем” ярымфиналы җиңүчесе булды
18 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Алабугада яшәүчеләр Май чабу бәйрәмендә күңел ачты
Рөстәм Миңнеханов Пхёнчхандагы Олимпиадада уңышка өлеш кертүчеләрне котлады

Фән һәм мәгариф

Азнакай башлыгы булачак табибларны фатир белән тәэмин итәргә вәгъдә итте

9 февраль 2018, 08:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru/

Азнакай башлыгы булачак табибларны фатир белән тәэмин итәргә вәгъдә итте Студентлар үзләре укыган вузларга керү тәртибе, уку программасындагы таләпләр, студент тормышы хакында мавыктыргыч итеп сөйләделәр.

(Азнакай, 9 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Азнакай район үзәк сырхауханәсендә быел да студентларның кышкы каникуллары чорында медицина вузлары студентлары мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары белән очрашты, дип яза җирле басма.

Медицина уку йортлары, табиблар һәм шәфкать туташлары һөнәрләре турындагы "Ак халатлы фәрештәләр” дип исемләнгән бу эчкерсез сөйләшүдә район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты.

"Районыбызда табибларга кытлык бар, бигрәк тә тар белгеч табибларына. Укуны тәмамлагач, үзебезнең Азнакайга кайтуыгызны көтәбез. Фатир белән тәэмин итәчәкбез, яшәү өчен барлык шартларны да тудырачакбыз", – диде ул.

Студентлар өлкән сыйныф укучыларына үзләре укыган вузларга керү тәртибе, уку программасындагы таләпләр, студент тормышы хакында мавыктыргыч итеп сөйләделәр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр