ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Азнакайның Уразай авылында Ватан сакчылары көнен "Аҗаган" белән каршыладылар
Әтнәдән “Яшьлек” театр төркеме “Иделкәем” ярымфиналы җиңүчесе булды
18 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Алабугада яшәүчеләр Май чабу бәйрәмендә күңел ачты
Рөстәм Миңнеханов Пхёнчхандагы Олимпиадада уңышка өлеш кертүчеләрне котлады

Җәмгыять, Дин

Казанда “Гаилә” мәчетендә балаларга түләүсез массаж ясыйлар

8 февраль 2018, 21:13

Казанда “Гаилә” мәчетендә балаларга түләүсез массаж ясыйлар Беренче чиратта физик мөмкинлекләре чикләнгән һәм күп балалы гаиләләргә һәм ярдәмгә мохтаҗ гаиләдәге балаларга хезмәт күрсәтелә.

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”). Казандагы “Гаилә” мәчетендә чираттагы “Массаж – балаларга” социаль проекты башланды. Бу хакта “Татар-информ”га мәчеттә хәбәр иттеләр.

Әлеге проект кысаларында үз эшләренең осталары балаларга массаж сеанслары үткәрә. Хезмәт түләүсез. Беренче чиратта физик мөмкинлекләре чикләнгән, шулай ук күп балалы гаиләләрдәге һәм ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдәге балаларга хезмәт күрсәтелә.

Әлеге проектка “Гаилә” мәчете белән актив хезмәттәшлек иткән “Апрель” тернәкләндерү үзәге кушылган.

“Гаилә” мәчете, Илкүләм массажистлар ассоциациясе (НАМ) һәм Панфилов массаж мәктәбенең уртак проекты узган ел октябрь аенда узган булган.

Казан мәчетләрендә шундый проект кварталга бер тапкыр үткәреләчәк, дип планлаштырыла. Хәзер язгы сеансларга алдан язылу бара.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр