ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанда беренче тапкыр татарча тифлокомментарийлы спектакль күрсәтелде
Арчада ат ярышы узды
Төркия Президенты аңа һөҗүм әзерләнү турындагы хәбәргә фикерен белдерде
Казан марафоны-2018 җиңүчеләре билгеле булды
Ютазы укучылары “Татарстанның чиста урманнары” акциясендә чишмә яннарын чистартты

Фән һәм мәгариф

Татарстанда балаларга өстәмә белем бирү үзәкләрен модернизацияләүгә 250 млн тотыла

8 февраль 2018, 19:23 , Фото: Султан Исхаков

Татарстанда балаларга өстәмә белем бирү үзәкләрен модернизацияләүгә 250 млн тотыла Республикада балаларга өстәмә белем бирүче лицензияле 509 оешма бар.

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Татарстан ике ел эчендә балаларга өстәмә белем бирү үзәкләре инфраструктурасын модернизацияләүгә 250 млн сумнан артык акча юнәлдергән. Әлеге мәгълүматларны бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима китерде.

Спикер “Татарстан балалары өчен өстәмә белем бирү мөмкинлеге” өстенлекле милли проектны тормышка ашыру турында сөйләде. Республикада балаларга өстәмә белем бирүче 509, шул исәптән 434 дәүләт оешмасын да кертеп, лицензияле оешма бар. Республика балалар технопаркы челтәре проектын гамәлгә кертүдә пилот төбәкләр исемлегенә керде. Республикада өч “Кванториум” - Чаллыда, Әлмәттә һәм Түбән Камада уңышлы эшләп килә.

Россиядә балалар технопаркын булдыру Россия Президенты Владимир Путинның стратегик инициативасы булып тора. Путин балалар технопаркын җәелдерүгә бизнес, университетлар һәм тикшеренү институтлары кушылырга тиеш дип саный.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10