ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан китап нәшрияты китапларын “Кызыл мәйдан-2018” фестивалендә тәкъдим итәләр
Татарстанның кайбер хуҗалыкларында язгы чәчүне төгәлләделәр
Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында митинглар үткәрүне чикләячәкләр
23 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлады

Икътисад

Казанда беренче “Магнит-Опт” кибете ачылды

8 февраль 2018, 17:06 , Фото: Расих Фасхутдинов

Казанда беренче “Магнит-Опт” кибете ачылды   Галимҗан Баруди урамындагы 8нче йортта урнашкан яңа кибетне халык ошаткан: продуктларны тартмалап алганнар.

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”). Казанда беренче “Магнит-Опт” ачылды. Яңа кибет Киров районында Галимҗан Баруди урамындагы 8нче йортта эшли башлады.

“Магнит-Опт”тан гадәти сатып алучылар һәм эшмәкәрләр товарны азлап та, тартмалап та ала ала. Әлеге мәгълүматны кибеттә расладылар.

Ассортиментта көндә кирәкле, шул исәптән үзебездә җитештерелгән товарлар: бакалея (он, ярма, макарон, әзер иртәнге ашлар, кипкән җиләк-җимеш, чәй,тәмләткечләр һәм башкалар), ит ризыклары, кондитер эшләнмәләре, ярымфабрикатлар, консервалар, сок, су – бар да бар. Шулай ук хайваннар өчен азык, көнкүреш химиясе, гигиена кирәк-ярагын да алырга була.

Кибет сатып алучыга уңайлы һәм гади, җайлы итеп эшләнгән. Товарлар ачык итеп киштәләргә тезеп куелган, киштәләр арасы иркен, сатучы-консультантлар ярдәм итеп тора. Сатып алучы кирәкле әйберен тиз таба, вакытын һәм акчасын артык сарыф итми.

“Магнит-Опт” Россия шәһәрләрендә, мәсәлән, Ульяновскида, Новосибирскида, Архангельскида бик популяр.

Казанда ачылган кибетнең беренче көнендә он, карабодай ярмасы, шикәр, үсемлек мае яхшы сатылды, дип билгеләп үтә сатучылар.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10