ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Азнакайның Уразай авылында Ватан сакчылары көнен "Аҗаган" белән каршыладылар
Әтнәдән “Яшьлек” театр төркеме “Иделкәем” ярымфиналы җиңүчесе булды
18 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Алабугада яшәүчеләр Май чабу бәйрәмендә күңел ачты
Рөстәм Миңнеханов Пхёнчхандагы Олимпиадада уңышка өлеш кертүчеләрне котлады

Фән һәм мәгариф

Түгәрәк һәм секцияләрдә шөгыльләнүче балалар саны буенча Татарстан алда бара

8 февраль 2018, 16:44 , Фото: Султан Исхаков

Түгәрәк һәм секцияләрдә шөгыльләнүче балалар саны буенча Татарстан алда бара 5-18 яшьлек балаларның 76,3 проценты өстәмә белем бирү программалары буенча шөгыльләнә.

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Татарстан түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә шөгыльләнүче балалар саны буенча төбәкләр арасында алда бара. Хәзерге вакытта 5-18 яшьлек балаларның 76,3 проценты өстәмә белем бирү программалары буенча шөгыльләнә.

Пресс-конференция о развитии детских технопарков

Республика әлеге күрсәткеч буенча Федерация субъектларының күбесен узып киткән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима сөйләде.

“Республикада техник иҗат түгәрәкләре бик популяр. Биредә Россия буенча иң югары күрсәткечләрнең берсе бездә. Татарстандагы балаларның 14 проценты - техник юнәлештәге түгәрәкләр, якынча 7 проценты  төбәкне өйрәнү белән кызыксына”, - дип аңлатты Л. Сулима.

Пресс-конференция о развитии детских технопарков

Игътибарны балаларга өстәмә белем бирүгә юнәлтергә – Россия Президенты үзенең “май указларында” шундый бурыч куйды.

Проектның төп максаты балаларга түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә шөгыльләнү мөмкинлеге тудыру. “Кванториум” балалар технопаркын булдыру-  әлеге максатны тормышка ашыруның бер өлеше булып тора. Республикада өч технопарк - Чаллыда, Әлмәттә һәм Түбән Камада ачылды. 

Пресс-конференция о развитии детских технопарков
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр