ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан китап нәшрияты китапларын “Кызыл мәйдан-2018” фестивалендә тәкъдим итәләр
Татарстанның кайбер хуҗалыкларында язгы чәчүне төгәлләделәр
Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында митинглар үткәрүне чикләячәкләр
23 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлады

Икътисад

«Салават күпере» комплексының икенче чираты декабрьдә тапшырылырга тиеш

8 февраль 2018, 15:01

«Салават күпере» комплексының икенче чираты декабрьдә тапшырылырга тиеш Бүген бер генә генераль подрядчының да финанслар белән бәйле проблемалары юк, ди Татарстанның төзелеш министры урынбасары.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). «Салават күпере» торак комплексының икенче чиратына кергән 11 йортны төзү һәм файдалануга тапшыру эшләре быелның декабрендә төгәлләнергә тиеш. Төзелеш генераль подрядчыларының моның өчен кирәкле бөтен ресурслары да бар, ди ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев.

«Быел «Салават күпере» микрорайонының икенче чиратына кергән 11 йортта да төзелеш эшләрен тәмамлау бурычы тора. 2018 елның декабренә кадәр әлеге йортларның барысын да төзеп файдалануга тапшыру бурычы куелган», - дип белдерде ул.

Министр урынбсары искәрткәнчә, хәзерге вакытта ут баганалары урнаштырыла, әйләнеп үтә торган юллар төзелә һ.б. эшләр башкарыла.

«Бүген бер генә генераль подрядчының да финанслар белән бәйле проблемалары юк. Эш шунда гына: алар бу акчаларны үзләштереп бетерергә тиеш», - дип искәртте Илшат Гыймаев. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10