ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Азнакайның Уразай авылында Ватан сакчылары көнен "Аҗаган" белән каршыладылар
Әтнәдән “Яшьлек” театр төркеме “Иделкәем” ярымфиналы җиңүчесе булды
18 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Алабугада яшәүчеләр Май чабу бәйрәмендә күңел ачты
Рөстәм Миңнеханов Пхёнчхандагы Олимпиадада уңышка өлеш кертүчеләрне котлады

Дин

Татарстан мөфтие Согуд Гарәбстанында Россия мөселманнары исеменнән чыгыш ясады

8 февраль 2018, 11:07

Татарстан мөфтие Согуд Гарәбстанында Россия мөселманнары исеменнән чыгыш ясады Диния нәзарәте делегациясенең Согуд Гарәбстаны Короле чакыруы буенча рәсми сәфәре ахырына якынлаша.

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”). Татарстан мөфтие Согуд Гарәбстанында Россия мөселманнары исеменнән чыгыш ясады. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте делегациясенең Согуд Гарәбстаны Короле Сәлман ибн Габдел-Газиз Әл Сауд чакыруы буенча рәсми сәфәре ахырына якынлаша. Согуд Гарәбстаны дәүләтендә булу программасы кысаларында делегатлар Гарәфә тавында булдылар. Аннары "Әл-Кур" паркында саубуллашу чарасында катнаштылар.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Согуд Гарәбстанына килгән барлык Россия мөселманнары һәм шулай ук элек СССР вакытында бергә яшәгән төбәк мөселманнары исеменнән чыгыш ясады. Барлык дин кардәшләрне бердәмлеккә, теләктәшлеккә һәм бер-береңә ярдәм итәргә чакырды.

“Һичшиксез, мондый дустанә очрашулар һәм эшлекле сәфәрләр мөселман халыклары арасында дуслыкны көчәйтә һәм аларның араларын якынайта”, – дип билгеләде ул. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр