ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Икътисад

Иранның Мәшһәд каласындагы күргәзмәдә Татарстанда җитештерелгән продукция тәкъдим ителәчәк

8 февраль 2018, 10:52

Иранның Мәшһәд каласындагы күргәзмәдә Татарстанда җитештерелгән продукция тәкъдим ителәчәк Күргәзмә 2018 елның август-сентябрь айларында үтәр дип көтелә.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). Быелның август-сентябрь айларында Иранның Мәшһәд каласында Татарстан җитештерүчеләренең продукциясе урын алган күргәзмә узачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Иранның Казандагы генераль консулы вазифаларын башкаручы Алибеман Эгбали Зарч хәбәр итте.

2017 елның декабрендә Казанда Иранның Хорасан-Резави провинциясе җитештерүчеләренең күргәзмәсе оештырылган иде.

«Губернатор әфәнденең Казанга беренче сәфәре барышында ике шәһәрдә дә күргәзмәләр оештыру кирәклеге хакында әйтелгән иде. Казанда Иран җитештерүчеләренең махсуслаштырылган күргәзмәсен үткәрү тәүге адым булды», - диде Алибеман Эгбали Зарч.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр