ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан китап нәшрияты китапларын “Кызыл мәйдан-2018” фестивалендә тәкъдим итәләр
Татарстанның кайбер хуҗалыкларында язгы чәчүне төгәлләделәр
Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында митинглар үткәрүне чикләячәкләр
23 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлады

Сәясәт

Фәрит Габделганиев Экология һәм табигый ресурслар министры вазифасыннан азат ителде

8 февраль 2018, 09:20

Фәрит Габделганиев Экология һәм табигый ресурслар министры вазифасыннан азат ителде ТР Президенты Указы белән Габделганиев Татарстан Республикасы икътисад министры итеп билгеләнде.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Фәрит Габделганиев ТР экология һәм табигый ресурслар министры вазифасыннан азат ителде һәм ТР Президенты Указы белән Татарстан Республикасы икътисад министры итеп билгеләнде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Кичә моңарчы икътисад министры вазифасын биләгән Артем Здунов Дагыстан Республикасы Премьер-министры итеп билгеләнде. Ул Татарстан Республикасы икътисад министры вазифасыннан башка эшкә күчү сәбәпле азат ителде, диелә ТР Президенты Указында.

Фәрит Габделганиев Казанда туган. 1998 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган. Икътисад фәннәре докторы.

2009-2015 елларда Универсиада авылы мэры вазифасын биләде. 2015 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры итеп билгеләнде. Өйләнгән, ике баласы бар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10