ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Резеда Хәева: Спиртлы эчемлекләр куллану кешедә 60 төрле авыру китереп чыгарырга мөмкин
Хәлил Шәйхетдинов: Татарстан җыелма командасының бурычы - мактау пьедесталына эләгү
Телне куллану иреклелеген өйрәнү иреклелеге белән алмаштырырга җыеналар кебек - депутат
Зөһрə Шəрифуллина: Татар шəхеслəренең исемнəрен агач утыртып кына да мəңгелəштереп була
Татарстанның Яшел Үзән районында тепловозга ут капкан

Мәдәният

Мәскәүдә Татар мәдәнияте көннәре уза

7 февраль 2018, 20:36 , Фото: Рамиль Гали

Мәскәүдә Татар мәдәнияте көннәре уза Фестиваль халык иҗаты байлыгы һәм матурлыгы белән таныштыру, балаларны һәм яшьләрне мәдәни мираска тарту максатыннан үткәрелә.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). 17 февральдә Мәскәү Пионерлар сараенда Татар мәдәнияте көннәре узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестивальне Милли иҗтимагый оешма ярдәмендә Мәскәү шәһәренең Милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты үткәрә.

Фестиваль халык иҗаты байлыгы һәм матурлыгы белән таныштыру, балаларны һәм яшьләрне мәдәни мираска тарту, мәдәниара элемтәне үстерү максатыннан үткәрелә.

Пионерлар сарае фойесында Мәскәүнең Татар милли үзәге музее экспозициясе тәкъдим ителәчәк.

Шулай ук татар эстрадасы катнашында зур концерт оештырылачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10