ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанда беренче тапкыр татарча тифлокомментарийлы спектакль күрсәтелде
Арчада ат ярышы узды
Төркия Президенты аңа һөҗүм әзерләнү турындагы хәбәргә фикерен белдерде
Казан марафоны-2018 җиңүчеләре билгеле булды
Ютазы укучылары “Татарстанның чиста урманнары” акциясендә чишмә яннарын чистартты

Дин

Мәскәүдә мөселман балалары исем кушу турында яңа таныклык алачак

7 февраль 2018, 16:34 , Фото: архив/Султан Исхаков

Мәскәүдә мөселман балалары исем кушу турында яңа таныклык алачак Таныклык китап форматында булачак, анда аерым биттә бала һәм аның әти-әнисе турында мәгълүмат язылачак.

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”). Тиздән Мәскәүнең кечкенә мөселманнары исем кушу турында яңа таныклык алачак. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте исем бирү таныклыгының яңа дизайнын эшләгән. Ул китап форматында булачак. Анда аерым биттә бала һәм аның әти-әнисе турында мәгълүмат языла.

Исем кушу - һәр мөселман тормышында дулкынландыргыч һәм мөһим вакыйга. Бала туу - ул сөенеч, бәхет һәм шул ук вакытта ата-ана өчен зур җаваплылык. Әти-әнисе баланың сәламәтлеге, тәрбиясе турында гына түгел, шәригать кануннарын саклавын да кайгыртырга бурычлы. Шуларның берсе - балага исем сайлау.

Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте әлеге вакыйганы тагын да тантаналырак итәргә карар кылган. Әлеге документ күп еллар дәвамында якты хатирәләр генә саклавын, ә аның хуҗасының әхлаклы һәм гадел мөселман булып үсүенә ышанасы килә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10