ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Азнакайның Уразай авылында Ватан сакчылары көнен "Аҗаган" белән каршыладылар
Әтнәдән “Яшьлек” театр төркеме “Иделкәем” ярымфиналы җиңүчесе булды
18 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Алабугада яшәүчеләр Май чабу бәйрәмендә күңел ачты
Рөстәм Миңнеханов Пхёнчхандагы Олимпиадада уңышка өлеш кертүчеләрне котлады

Дин

Буада мөхтәсибәт һәм Пенсия фонды бүлекчәсе арасында хезмәттәшлек корыла

7 февраль 2018, 14:18 , Фото: dumrt.ru

Буада мөхтәсибәт һәм Пенсия фонды бүлекчәсе арасында хезмәттәшлек корыла Буа районы имам-мөхтәсибе, Буа мәдрәсәсе мөдире Илмир хәзрәт Хәсәнов Буа пенсия фонды идарәсе башлыгы Рафик Гали улы Җәләлов белән очрашкан.

(Казан, 7 февраль, "Татар-информ"). Буада мөхтәсибәт һәм Пенсия фонды бүлекчәсе арасында хезмәттәшлек корыла, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Буа районы имам-мөхтәсибе, Буа мәдрәсәсе мөдире Илмир хәзрәт Хәсәнов Буа пенсия фонды идарәсе башлыгы Рафик Гали улы Җәләлов белән очрашкан.

"Очрашу вакытында мәчеткә йөрүче пенсионерлар белән күрешеп, аларның сорауларына җавап бирү мөмкинлеге каралды. Моннан тыш, Илмир хәзрәт Буа шәһәре һәм авыл имамнарын борчыган башка мәсьәләләрне дә Фонд бүлекчәсе мөдиренә җиткерде. Очрашудан соң һәрьяклап хезмәттәшлекне урнаштыру һәм элемтәләрне ныгыту турында әйтелде", диелә әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр