ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанда беренче тапкыр татарча тифлокомментарийлы спектакль күрсәтелде
Арчада ат ярышы узды
Төркия Президенты аңа һөҗүм әзерләнү турындагы хәбәргә фикерен белдерде
Казан марафоны-2018 җиңүчеләре билгеле булды
Ютазы укучылары “Татарстанның чиста урманнары” акциясендә чишмә яннарын чистартты

Дин

Аксубайда яшьләр картлар йортында вәгазь сөйләгән

7 февраль 2018, 12:30 , Фото: dumrt.ru

Аксубайда яшьләр картлар йортында вәгазь сөйләгән Район мөхтәсибәте әлеге очрашуларны ай саен уздырырга ниятли.

(Казан, 7 февраль, "Татар-информ"). Аксубайда яшьләр картлар йортында булды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Аксубай районы Иске Ибрай авылы беренче мәхәллә имам-хатыйбы, Аксубай мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Равил хәзрәт Камалетдинов Федоровка авылы картлар йортында булган.  Шунда яшәүче картлар белән очрашып, хәзрәт Аллаһыга итагать итү, гөнаһларга үкенү һәм тәүбә турында вәгазь сөйләгән, диелә әлеге хәбәрдә.

Район мөхтәсибәте мондый очрашуларны ай саен уздырырга ниятли. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10