ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Икътисад

Балык Бистәсе районының элеккеге башлыгы “Татагролизинг”ны җитәкләячәк

7 февраль 2018, 10:44

Балык Бистәсе районының элеккеге башлыгы “Татагролизинг”ны җитәкләячәк   Илһам Вәлиев лизинг компаниясенең хәзерге генераль директоры Азат Җиһаншинны алыштырачак.

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”). Балык Бистәсе районының элеккеге башлыгы Илһам Вәлиев “Татагролизинг”ны җитәкләячәк, дип хәбәр итте “Аппаратная” аноним Telegram-каналы.

Лизинг компаниясен 2013 елның гыйнварыннан генераль директор Азат Җиһаншин җитәкләгән. Илһам Вәлиев аны алыштырачак.

“Татагролизинг” — Татарстандагы агросәнәгать комплексы өлкәсендә машина төзелеше продукциясе белән тәэмин итүче эре лизинг компанияләренең берсе.

Илһам Вәлиев Балык Бистәсе районы башлыгы вазифасын 2010 елдан башкарып килде һәм ул постны 2017 елның гыйнвар урталарында калдырды. Аннан алда, 2006 елдан ул Аксубай районы башлыгы иде.

Вәлиев “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медаленә лаек булды.

Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын  вакытлыча -“Алабуга” махсус икътисади зонасы генераль директорының эксплуатация буенча элеккеге урынбасары Илдар Таҗетдинов  башкара. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр