ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан китап нәшрияты китапларын “Кызыл мәйдан-2018” фестивалендә тәкъдим итәләр
Татарстанның кайбер хуҗалыкларында язгы чәчүне төгәлләделәр
Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында митинглар үткәрүне чикләячәкләр
23 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлады

Икътисад

“Кремль доклады” фигурантлары өстәмә тикшерүләргә тап булган

6 февраль 2018, 20:51

Аларны сәяси әһәмияткә ия кешеләр итеп карарга тәкъдим иткәннәр.

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”). АКШ Финанс министрлыгы төзегән “кремль доклады” исемлегенә эләккән Россия эшмәкәрләренең берсе өстәмә тикшерүләргә тап булуын җиткергән. Бу хакта Bloomberg агентлыгы берничә чыганакка таянып җиткерә.

Басманың билгесез булып калырга теләгән әңгәмәдәше әлеге исемлеккә эләгүе аркасында килешүенең өзелергә торуын, икенче бер эшмәкәр партнеры каршында абруе җитди төшүен җиткергән.

Банклар һәм финанс куркынычсызлыгын тәэмин итүче оешмаларга консультация бирүче Financial Integrity Network Вашингтон фирмасы клиентларына АКШ Финанс министрлыгы төзегән исемлеккә эләккәннәр белән килешүләрне ныклап тикшерергә һәм аларны сәяси әһәмияткә ия кешеләр итеп карарга тәкъдим иткән. Хәтта аларның туганнары, якыннары да шуңа керә.

Бөтендөнья банкы әлеге мәсьәләдә вакыт срогын куймаска тәкъдим итә, дип белдерә “Ведомости”.  АКШ Финанс министрлыгы бастырган исемлеккә 210 россияле кергән. Алар Кремльгә якын эшкуарлар, түрәләр. Араларында Татарстан вәкилләре дә бар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10