ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Икътисад

Башкортстанда ипотека процентлары кимегән

6 февраль 2018, 20:23

Башкортстанда ипотека процентлары кимегән  Быел 1 гыйнвардан Башкортстанда ипотека буенча торакка кредит 10,6 процентка кадәр төшкән.

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”). Быел 1 гыйнвардан Башкортстанда ипотека буенча торакка кредит 10,6 процентка кадәр кимегән. Бер ел элек бу күрсәткеч 12,7 процент иде, дип җиткерәләр Башкортстан Милли банкы бүлеге матбугат хезмәтендә. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Төбәктә ипотека буенча торакка кредит 176,3 айда түләнгән булса, хәзер ул 172,5 айга калган.

Республикада узган ел гыйнвар-декабрь айларында 60 654,80 млн сумга 38 888 ипотека кредиты бирелгән булган.

Россиядә 2017 елның 12 аенда 1 086 950 ипотека кредиты 2 021 942,9 млн сумга бирелгән. Кредитны уртача түләү вакыты 2018 ел башына ил буенча 186,8 айны тәшкил итә.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр