ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Сәясәт

Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы башлыклары рейтингында беренче урында тора

6 февраль 2018, 19:07 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы башлыклары рейтингында беренче урында тора Республика лидеры катнашкан кайбер чаралар массакүләм матбугат чаралары игътибарын җәлеп иткән.

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гыйнвар нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округы башлыклары рейтингында беренче урынында тора. Бу хакта “Медиалогия” компаниясе хәбәр итә.

Республика лидеры катнашкан кайбер чаралар массакүләм матбугат чаралары игътибарын җәлеп иткән. Шулар апасында Россия Президенты Владимир Путин Татарстанда Рөстәм Миңнеханов һәм мөселман дине оешмалары вәкилләре белән очрашу үткәрүе. Шулай ук Путин белән Миңнехановның хастаханәдә Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең хәлен белүе игътибар үзәгендә булды.

Моннан тыш, Татарстан Президенты Мәскәүдә Гайдар форумы-2018дә катнашты һәм Россия Массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министры Николай Никифоров белән "Казан” халыкара аэропортында “Россия Почтасы” логистик үзәген эшләтеп җибәрде.

Рейтингның икенче һәм өченче урыннарында Саратов өлкәсе губернаторы Валерий Радаев һәм Түбән Новгород өлкәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Глеб Никитин тора.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр