ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Теләче мәктәпләрендә чыгарылыш тантаналары узды
М.Шәймиев: Татарстан парламенты РФ Конституциясенә каршы килә торган карар кабул итә алмый
Эльмира Кәлимуллина Дөнья чемпионатында үз репертуарыннан татарча җырлар башкарачак
Ф.Мөхәммәтшин Иҗтимагый палатага социаль юнәлешле оешмалар белән эшне көчәйтергә кушты
Зәйдә 178 унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады

Мәдәният

Равил Шәрәфиев тамашачыга нәфис сүз кайтачагына ышана

6 февраль 2018, 15:33 , Фото: Султан Исхаков

Равил Шәрәфиев тамашачыга нәфис сүз кайтачагына ышана Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы һәм "Тәртип" радиосы белән берлектә яңа видео/радио-проект старт алды.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Халыкка хәзер нәфис сүз кирәкми кебек тоелса да, бу вакытлы күренеш дигән фикердә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Равил Шәрәфиев.

“Халыкка нәфис сүзнең нәфисе кирәкми, бераз ямьсезрәк сүзләр кирәк, - диде ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Әнгам Атнабаев шигырен укырга килгәч. - Сүз хәзер корпоративта сөйләнә башлады, ә анда сүзнең нәфисе кирәкми. Ашап утырган кешегә чүт кенә оятсызрагы да ярый. Нәфис сүз сөйләсәң, син үзең дә кирәкмисең”.

“Безнең заманда бөтен кеше шигырь укый иде. Студент елларында классик әсәрләрдән өзекләр уйнап йөрдек. Йотылып карыйлар иде. Без тамашачыны үзебез боздык, - дип дәвам итә ул. - Мин тамашачының зәвыгын тәрбияләргә дигән әйбер белән килешмим. Аны бозмаска гына кирәк. Ул тәрбияле туа. Боздык та хәзер тәрбияләргә калдык”.

Искәртеп үтәбез, кичә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе тәкъдиме белән, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы һәм "Тәртип" радиосы белән берлектә яңа видео/радио-проект старт алды – татар артистлары Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев шигырьләрен укыйлар. Проектта Равил Шәрәфиев та катнаша. Ул Әнгам Атнабаевның “Унбиш яшьтәш үстек” исемле шигырен укыды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10