ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Азнакайның Уразай авылында Ватан сакчылары көнен "Аҗаган" белән каршыладылар
Әтнәдән “Яшьлек” театр төркеме “Иделкәем” ярымфиналы җиңүчесе булды
18 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Алабугада яшәүчеләр Май чабу бәйрәмендә күңел ачты
Рөстәм Миңнеханов Пхёнчхандагы Олимпиадада уңышка өлеш кертүчеләрне котлады

Дин

Казанда Галимҗан Баруди исемендәге укулар узачак

6 февраль 2018, 16:02 , Фото: dumrt.ru

Казанда Галимҗан Баруди исемендәге укулар узачак Конференциядә Россиядә дини мәгариф, Россия мөселманнары мәгърифәтчелеге эшендә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең әһәмияте мәсьәләләре каралачак.

(Казан, 6 февраль, "Татар-информ"). 28 февральдә “Мөхәммәдия” Казан югары мөселман мәдрәсәсендә (Габдулла Тукай урамы, 34) “Татар дин әһеле, педагог һәм мәгърифәтче Г.Барудига багышланган укулар” Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе узачак. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференция барышында Россиядә дини мәгариф, Россия мөселманнары мәгърифәтчелеге эшендә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең әһәмияте мәсьәләләре каралачак. Катнашучылар Галимҗан Барудиның мәгърифәтчелек һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге турында фикер алышачаклар. Конференция материаллары буенча җыентык нәшер итергә планлаштыралар.

Баруди укулары Россиянең төрле почмакларыннан күп кенә галимнәрнең һәм дин әһелләренең игътибарын җәлеп итеп килә. 2017 елда конференциядә Россия төбәкләреннән, Ингушетиядән, Сириядән, Төркиядән һәм Иорданиядән мөфтият вәкилләре, галимнәр, фәнни хезмәткәрләр, мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре катнашты. Быел конференциядә катнашучылар географиясенең күпкә киңәюе көтелә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр