ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан китап нәшрияты китапларын “Кызыл мәйдан-2018” фестивалендә тәкъдим итәләр
Татарстанның кайбер хуҗалыкларында язгы чәчүне төгәлләделәр
Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында митинглар үткәрүне чикләячәкләр
23 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлады

Сәясәт

Үзәк сайлау комиссиясе Владимир Путинны Президентлыкка кандидат итеп теркәде

6 февраль 2018, 13:00 , Фото: Ильнар Тухбатов

Үзәк сайлау комиссиясе Владимир Путинны Президентлыкка кандидат итеп теркәде Путинны яклап 1,6 миллионнан артык имза җыелган, Үзәк сайлау комиссиясенә 314 меңнән артык имза тапшырылган.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Үзәк сайлау комиссиясе Владимир Путинны март аенда узачак Президент сайлауларында кандидат итеп теркәде, дип хәбәр итә РИА «Новости» агентлыгы.

Теркәлү вакыты – 11.25. Шуннан соң кандидат таныклыгын аның ышанычлы вәкиленә тапшырганнар.

Гамәлдәге дәүләт башлыгы үзен-үзе кандидат итеп күрсәтә. Теркәлү өчен аңа 300 меңнән дә (өстәвенә, бер төбәктә 7,5 меңнән дә артыграк түгел) кимрәк булмаган имза җыярга кирәк иде.

Путинны яклап 1,6 миллионнан артык имза җыелган, Үзәк сайлау комиссиясенә 314 меңнән артык имза тапшырылган. Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы урынбасары Николай Булаев искәрткәнчә, комиссия тиешле таләпләргә җавап бирми торган нибары 232 имза тапкан. Бу – тикшерү өчен сайлап алынган имзаларның 0,39 процентын тәшкил итә.

Якшәмбе көнне имзаларны тикшерү нәтиҗәләре турындагы беркетмәне кандидатның ышанычлы вәкиленә тапшырганнар.

Россия Президентын сайлаулар 18 мартта узачак. Моңа кадәр Үзәк сайлау комиссиясе ике кандидатны теркәгән иде инде. Алар – ЛДПР лидеры Владимир Жириновский һәм КПРФтан Павел Грудинин. Парламент партияләреннән кандидат итеп күрсәтелгәнлектән, аларга теркәлү өчен үзләрен яклап имза җыярга кирәк түгел иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10