ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Роза Тихомирова Казанны таң калдыра, дип саный җырчы Ләйсән Мәхмүтова
Салехард татар яшьләре "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенә кушыла
Туган телләрне ихтыяри өйрәнү турында закон проекты яхшылыкка илтмәячәк – депутат
Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды
Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәре белән бара

Фән һәм мәгариф

Казанның алты лицее Россиянең иң яхшы 200 мәктәбе арасына кергән

6 февраль 2018, 09:16 , Фото: Салават Камалетдинов

Казанның алты лицее Россиянең иң яхшы 200 мәктәбе арасына кергән Россиянең иң яхшы 200 мәктәбе арасында 131нче лицей, 2нче лицей-интернат, 7нче, 19нчы гимназияләр, КФУ лицее һәм IT-лицей бар.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). 2017 ел нәтиҗәләре буенча Казанның алты мәктәбе Россиянең иң яхшы 200 мәктәбе арасына кергән, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте шәһәр Мәгариф идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Илнар Һидиятовка сылтама ясап.

131нче лицей Россиянең иң яхшы – 25, ә 2нче лицей-интернат, 7нче, 19нчы гимназияләр, КФУ лицее һәм IT-лицей 200 иң яхшы мәктәбе арасына кергән.

Иң яхшы 500 мәктәп арасында 9, 94, 122, 125нче гимназияләр, 121, 159, 177нче лицейлар, 72, 141, 146нчы мәктәпләр бар.

Рейтинг белем бирү сыйфаты күрсәткечләре, шул исәптән Бердәм дәүләт имтиханы һәм олимпиадалар нәтиҗәләренә таянып төзелгән.

Бөтенроссия олимпиадасының соңгы этабында Казан мәктәпләрендә укучы 131 бала катнашкан, шуларның 78е (2016 елга караганда 6га күбрәк) җиңүчеләр һәм призерлар арасына кергән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10