ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Бәхетле балачак" балалар иҗаты интернет-бәйгесе башланды
Әлмәттә ике җиңел машина һәм “ГАЗель” йөк машинасы бәрелешкән
"Бигеш" аэропортыннан Санкт-Петербургка 499 сумга барып була
Әлмәт театры Казан гастрольләрен реалити-шоулы спектакль белән япты
Тимур Нагуманов икътисади җинаятьләрдә гаепләнүче эшмәкәрләрне сак астында тотуга каршы

Җәмгыять

Татарстанда 50 меңгә якын фатир индивидуаль җылыту системасына күчерелде

6 февраль 2018, 08:00 , Фото: Т.Волкова

Татарстанда 50 меңгә якын фатир индивидуаль җылыту системасына күчерелде 2018 елда җылыту системасын индивидуаль котелларга күчерү программасына республикада 162 миллион сум акча бүленәчәк.

(Казань, 6 февраль, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Татарстан 49,6 меңнән артык фатирны индивидуаль җылыту системасына күчерде, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы.

2017 елда Ютазы районының Урыссу шәһәр тибындагы бистәсендә 3,4 мең объект индивидуаль җылыту системасына тоташтырылды. Татарстан бюджетыннан бу максатларга 164 миллион сум акча бүленде.

2018 елда җылыту системасын шәхси котелларга күчерү программасына 162,2 миллион сум тоту каралган.

Җылыту системасын шәхси котелларга күчерү программасы 2005 елдан тормышка ашырыла башлаган иде. Ул республиканың шәһәр һәм районнарында җылылык белән тәэмин итү системалары нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтелгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр