ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Әлмәттә ике җиңел машина һәм “ГАЗель” йөк машинасы бәрелешкән
"Бигеш" аэропортыннан Санкт-Петербургка 499 сумга барып була
Әлмәт театры Казан гастрольләрен реалити-шоулы спектакль белән япты
Тимур Нагуманов икътисади җинаятьләрдә гаепләнүче эшмәкәрләрне сак астында тотуга каршы
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Халыкара туган тел көне белән котлады

Мәдәният

Татарстан яшьләрен “Бер телдә” дигән конкурста катнашырга чакыралар

5 февраль 2018, 08:15

Татарстан яшьләрен “Бер телдә” дигән конкурста катнашырга чакыралар Чара яшьләр көндәлек тормышта очраша торган конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсенә багышлана.

(Казан, 5 февраль, "Татар-информ"). "Яшьләр институты” Автоном коммерцияле булмаган оешма Россия Президентының гражданнар җәмгыятен үстерүгә бүлеп биргән грантыннан файдаланып, яшьләр арасында “Бер телдә” дигән иҗади конкурс (видео-, фото- һәм графика) үткәрә. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурсның максаты – яшьләр көндәлек тормышта очраша торган конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге проблемаларны ачыклау, җәмәгатьчелек игътибарын дини һәм милләтара низагларга җәлеп итү, диелгән әлеге хәбәрдә.

Конкурс биш номинациядә үткәрелә. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр үз эшләрен 15 мартка кадәр youth.inst.rt@gmail.com электрон почтасына җибәрә ала. Тулырак мәгълүматны http//vk.com/youth_inst сылтамасы буенча кереп белергә мөмкин.

15-30 март көннәрендә конкурсның жюри әгъзалары иң яхшы эшләрне сайлап алачак. Ә иң яхшы эш авторлары апрель аенда бүләкләнәчәк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр