ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты Анкарада яңа медицина комплексын карады
Казан волейболчы кызлары Европа чемпионатында җиңү яулады
Кырым күпереннән машиналар майның икенче яртысында йөри башлаячак
Чүпне аерып җыярга, эшкәртергә кирәк, калганын яндырмый хәлең юк - Әхмәт Мәзһәров
Татарстан Президенты Төркия Премьер-министры белән икътисади хезмәттәшлек турында сөйләште

Хәвеф-хәтәр

Тукай районында аучыны поши аткан өчен хөкем итәләр

1 февраль 2018, 17:57 , Фото: Рамиль Гали

Тукай районында аучыны поши аткан өчен хөкем итәләр Табигатькә 120 мең сумлык зыян салынган.

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”). Зәйдә район судына “Зур зыян салу белән законсыз аучылык” маддәсе буенча шикләнелүче Тукай районы кешесенә карата эш тапшырылган. Бу хакта “Татарстан-24” хәбәр итә.

Ачыкланганча, 2017 елның октябрендә браконьер пошины махсус җайланмада эләктергән, үтергән һәм түшкәсен урманнан алып чыкмакчы булган. Әмма шаһитлар ярдәмендә ул тотылган.

Табигатькә 120 мең сумлык зыян салынган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10