ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Сәясәт, Рәсми Татарстан

Путинның ышанычлылары белән очрашуда Татарстаннан сигез вәкил катнашты

31 гыйнвар 2018, 19:52 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Путинның ышанычлылары белән очрашуда Татарстаннан сигез вәкил катнашты Хәзергә Владимир Путинның ышанычлы затлары исемлегендә 400дән артык кеше бар.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Сайлауларга үз-үзен тәкъдим итүче буларак, РФ Президенты Владимир Путин Мәскәүдә үзенең ышанычлы затлары белән очрашуында Татарстаннан 8 вәкил катнашты. Бу хакта “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстаннан катнашучыларның берсе – Спорт һәм социаль проектлар дирекциясенең “Посетитель” программасын оештыру департаменты җитәкчесе Анна Захматова.

Захматова сүзләренчә, Путинның мәгариф өлкәсе турында фикер алышкан вакытта эшче белгечләрне үстерүгә басмым ясавы җәлеп иткән.

“Мине бу бик куандырды. Димәк, Казанның һөнәри осталык буенча чемпионат кабул итәргә әзерләнүе дөрес. Бу сүз белән генә түгел, ә эш белән безнең дәүләт өчен хезмәт куячак яшьләрне үстерү өчен өстәмә этәргеч”, - диде ул.

Россия Президенты белән очрашуда "КАМАЗ-Мастер" командасы җитәкчесе Владимир Чагин да булды.

“Очрашуда төбәкләрне үстерүгә күп игътибар бирелүе куандырды. Безнең ил зур, әмма барысы да тигез бүленергә тиеш. Президент "КАМАЗ"га, "КАМАЗ-Мастер" командасына да игътибарны юнәлтте. Бу предприятие һәм команда Президентның игътибар үзәгендә дигән сүз”, - диде ул.

Хәзергә Владимир Путинның ышанычлы затлары исемлегенә 400дән артык кеше кергән. Үзәк сайлау комитетында теркәү дәвам итә. Ышанычлы затлар 600 булыр, дип көтелә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр