ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек
Әлмәт колониясендәге янгынның гомуми мәйданы якынча 2 мең кв. метр тирәсе

Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада юл-транспорт һәлакәтендә гаепле ир-атны хөкем итәләр

30 гыйнвар 2018, 17:20

Түбән Камада юл-транспорт һәлакәтендә гаепле ир-атны хөкем итәләр  Хөкем ителүче һәлак булучы гаиләсенә 1,2 млн акча түләгән һәм хәзер җиңел хөкемгә өметләнә.

(Чаллы, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәмәтдинова). Түбән Камада хатын-кыз үлгән юл-транспорт һәлакәтендә гаепле ир-атны хөкем итәләр. Һәлакәт алдыннан хатын-кыз рульне ир-атка тапшырган булган һәм үзе һәлак булган. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте ел ярым элек булган. Ул чакта “КИА Рио” автомобиле руле артында булган хатын-кыз идарәне югалтып, юл кырыена очып төшеп, агачка килеп бәрелгән, дип хәбәр ителгән булган.

Видеорегистратор ясаган видеоязмаларны карагач, автомобиль һәлакәткә юлыгырга берничә минут кала, хатын-кыз белән ир-ат руль артында урыннарын алышкан булганлыгы күренгән. Ир-ат исерек булган. Ир-ат җиңелчә җәрәхәтләр алган, ә 41 яшьлек хатын-кыз һәлак булган.

Һәлакәт шаһиты булган хатын-кыз ЮХИДИ хезмәткәрләрен һәм ашыгыч ярдәм чакырган. Табиблар шул вакытта ир-атның айнык булмаганлыгын ачыклаган. Руль артында ул утырмаган дип, зур әһәмият бирмәгәннәр.

Инде рульдә әлеге ир-ат булуы ачыклангач, җинаять эше кузгатылган. Аңа биш ел ирегеннән мәхрүм ителү яный. Ул гаебен соңыннан гына таныган. Ул юл-транспорт һәлакәтенең көчле кар яву сәбәпле килеп чыгуын, ә үзенең һәлакәттән соң алкоголь куллануын әйткән. 

Хөкем ителүче һәлак булучы гаиләсенә 1,2 млн компенсация түләгән. Җәзаны суд билгели, аның карары февральдә чыгарылачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10