ҺАВА ТОРЫШЫ -22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
IV Төрки яшьләр фестивале делегатлары актерлык серләренә төшенде
Туган тел көне Әтнәнең Бәрәскә авылында - театр бәйрәменә, авыл бәйрәменә әйләнде
Татарстан “Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясенә кушылды
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2017 елда 69 китап әзерләп чыгарылган
22 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рәсми Татарстан

Шәймиевнең Путин һәм Миңнеханов белән очрашу видеосы барлыкка килде

25 гыйнвар 2018, 16:59 , Фото: кадр из видео

Шәймиевнең Путин һәм Миңнеханов белән очрашу видеосы барлыкка килде   Путин Татарстан Дәүләт Киңәшчесенә кичә республиканың дин әһелләре белән очрашуы турында сөйләде.

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”). Интернетта Россия Президенты Владимир Путинның, Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең бүгенге очрашу видеосы барлыкка килде. Дәүләт башлыгы хәзерге вакытта хастаханәдә дәваланучы Шәймиевкә сәламәтлек теләде һәм Татарстан дин әһелләре белән кичәге очрашуы турында сөйләде.

Ролик YouTubта “Беренче канал” рәсми аккаунтында урнаштырылган.

“Владимир Путин Минтимер Шәймиев белән Болгар ислам академиясе турында сөйләшкәндә: "Күңелем бик шат. Без планлаштырганча, барысы да матур һәм үз вакытында бара. Яхшы кадрлар килә, кешеләр анда укыйлар инде. Билгеле, проектны ничек киңәйтү турында уйлаячакбыз. Мин Уфада булдым, анда да академия төзелә, Кавказда да бар. Бу үзәк, билгеле, уникаль”, — дип билгеләп үтте 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр