ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына
Арча-Әтнә хәрби комиссариаты иң оста шахматчыларны ачыклады
VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында 750 вәкил катнашачак

Авыл

Татарстанда 36 мең гектар мәйданда файдаланылмаган җир кишәрлеге табылган

24 гыйнвар 2018, 13:03 , Фото: Ильнар Тухбатов

Татарстанда 36 мең гектар мәйданда файдаланылмаган җир кишәрлеге табылган Быел кулланылмый яткан 8 мең гектардан артыграк җир биләмәсе авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертелгән.

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Быел республикада Россельхознадзорның контроль-күзәтү чаралары, районнарның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы белән уртак эш вакытында, 36 мең гектар мәйданда файдаланылмый торган җир кишәрлеге табылган. Шуның 8 мең гектардан артыграгы, ягъни 177 җир участогы авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертелгән. Бу хакта бүген Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Ветеринария идарәсенең уртак коллегия утырышында билгеле булды.

Совместное заседание Управления Россельхознадзора по РТ и ГУВ Кабмина РТ

“Әлеге тәртип бозулар өчен салынган штраф күләме 2 миллион сумнан артып китә. Быел өч җир хуҗасы, үз кишәрлекләреннән баш тартып, аларны муниципалитетка тапшырды. Бу – 2 мең гектар мәйдандагы авыл хуҗалыгы мәйданы дигән сүз”, – диде Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Нурислам Хәбипов.

Аның сүзләренчә, Казан белән чиктәш районнарда 17 мең гектар мәйданда файдаланылмаган җир булуы ачыкланган. Җир биләүчеләр башлыча “Реал-Истейт”, “Капитал-транс-Инвест”, “Восток Зернопродукт”, “Лидер”, Элемент 7”, “Татарагроэксим” җәмгыятьләре, Парфирьев һәм Степанидин фамилияле гражданнар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр