ҺАВА ТОРЫШЫ -21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
IV Төрки яшьләр фестивале делегатлары актерлык серләренә төшенде
Туган тел көне Әтнәнең Бәрәскә авылында - театр бәйрәменә, авыл бәйрәменә әйләнде
Татарстан “Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясенә кушылды
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2017 елда 69 китап әзерләп чыгарылган
22 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда кунакханә хезмәткәре Кукмара кешесенең акчасын урлаган

24 гыйнвар 2018, 10:18

Башкортстанда кунакханә хезмәткәре Кукмара кешесенең акчасын урлаган  Кукмара спортчысы балаларны Абзаково авылына ярышка алып килгән булган.

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”). Башкортстан кунакханәсе хезмәткәре Татарстан кешесен талаган, дип хәбәр итә ToDay News Ufa.

Кукмара тренеры балалар спорт мәктәбенә йөрүче балалар белән Абзаково авылына ярышларга килгән булган. Кунакханәдә яшәгәндә, бер көнне ир-ат акча янчыгыннан ун мең сум акчасы юкка чыгуын күргән һәм полициягә гариза язган.

Хокук саклаучылар акча урлауда кунакханә хезмәткәренең катнашы барлыгын ачыклаган. Алар биредә эшләүче 34 яшьлек Белорецк районы хатын-кызын тоткарлаган. Ул бүлмәне җыештырган вакытта спортчының акча янчыгыннан ике биш меңлекне алуын таныган.

Әлеге факт буенча “Урлау” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр